ТӘКФИР-ТАКФИР

Автор:

“Дин вә мәгыйшәт” редакциясе

Чыганак/источник:

“Дин вә мәгыйшәт”, 1914 ел, 12 номер, 177 бит.

Оригинал:

Татарча:

“Имам Гатаулла Яһүдин тарафыннан сораулар:

Бу фибрал числосында бер сатучы миннән түбәндәге ике мәсъәләне сорады:

Беренче мәсъәлә, мөселман исемендә бер сатучы нәрсәсен сатар өчен мактаганда руслар кеби чукына икән, шулай мактамасаң руслар ышанмый, ди икән. Шунда арадан берәү: болай чукыну шәрган дөрес түгелдер бит, дигәч, икенче бер сатучы мөселман: иманда калбең нык булгач анда ни зарар бар? Менә мин дә күңел илә т ТӘКФИР-ТАКФИРүгел, кул илән генә чукынам, дип маңлаена төрткәләп күрсәтә икән дә, менә минем калбем иманда нык, миңа ни зарар булды, - ди икән.

Менә бу ике чукынучыларның берсе нәрсәсене мактар өчен юри генә чукына, икенчесе бу эш юри генә булганда шәрган дөрес икәнен белдерү өчен чукына. Болар икесе дә кәфер буламы? Булса икесенең арасында берәр аерма бармы?

Идарә:

Бу сорауларга җавап бирүдән әүвәл заманымыз хәленнән шикаят юллы бераз җөмлә язмый үтеп булмады. Ун-унбиш еллар әүв ТӘКФИР-ТАКФИРәлдә халкымыз чукыну дигән кәлимәне телгә алып әйтергә чиркану кыла торган иде, хәзерге заманда исә, чукыну дөресме, исеме астында сораулар мәйдан матбугатына куела башлады. Моңа хәсбүнәллаһү вә нигмәл-вәкил вә лә хәүлә вә лә кувәтә иллә билләһил-галийил-газыйм димәктән башка ни әйтергә мөмкин?

Инде мәсъәләләрнең җавабына килсәк, беренче сорауның җавабында чукынучылар һәр икесе кәфер булалар димәенчә хәл юк, чөнки фикһый гыйбарәләр аларның кәферлекләрен бәян кылып торалар.

“В ТӘКФИР-ТАКФИРәл-хасил әннә мән тәкәлләмә бикәлимәтил-көфри һәзилән әү ләгибән кәфәра гиндәл-күлл, вә лә игтибәра бигтикадиһи кәмә саррахә биһи Казыйхан фи фәтәвиһ” “әл-Бәхрүр-раикъ”, 5 нче том, 144 бит. Ягъни берәү кызык итеп яки уйнап көфер сүзе сөйләсә – ул кеше барча галимнәр кашында кәфердер. Аның күңелендәге инануына игътибар юктыр. Казыйхан фәтва китабында һәм шулай димеш, димәктер.

Инде берәү кызык итеп яки уйнап көфер сүзе с ТӘКФИР-ТАКФИРөйләп кәфер булса, шул көфер гамәлен эшләү илә әлбәттә, ул кеше кәфер буладыр. Бер мөселман кеше шул юл белән кәфер булса – ул мөртәд буладыр. Хатыны харам була, хаҗ кылган булса янәдән хаҗ кылу ваҗип була, кылган намаз, тоткан уразалары юкка чыга, Кыямәттә һич бер файдасы булмый. Янәдән мөселман булып, никах яңартмыйча торып, араларында туган бала – зинадан туган була. Һәм ул кеше гадәтчә генә шәһадәт кәлимәсен китерү белән генә мөселман була алмый, б ТӘКФИР-ТАКФИРәлки ул кешенең мөселман булуына әлеге кылган көференнән кайтырга, тәүбә итәргә кирәк. Шулай итсә генә ул мөртәдлек тиеш кылган үлем хөкеменнән котыла ала.



“Вә ләү иртәддә, вәлгыязү билләһ,тәхруму имраәтүһү вә йүҗәддәдүн-никәхү бәгдә исләмиһи вә йугъидүл-хәҗҗә вә ләйсә галәйһиссаләтү вәсауму вәл-мәүлүдү бәйнәһүмә каблә тәҗдидин-никәхи билватэи бәгдәт-тәкәллүми бикәлимәтил-көфри вәләдү зинә. С ТӘКФИР-ТАКФИРүммә ин әтә бикәлимәтиш-шәһәдәти галәл-гадәти лә йүҗдиһи мә ләм йәрҗиг гаммә каләһү лиәннә биитъяниһә галәл-гадәти лә йәртәфигул-куфру вә йуэмәру бит-тәүбәти вәр-руҗуги ган зәликә сүммә йүҗәддәдүн-никәхү вә зәла ганһү мүҗибул-куфри вәл-иртидәд вә һүвәл-катлу”. (әл-фәтәва әл-бәззәзия биһәмишил-һиндия җилд 6, сахифә 321) Мәгънәсе югарыда әйткәнчә”.

Автор:

“Мәгълүмат” редакциясе

Чыганак/источник ТӘКФИР-ТАКФИР:

“Мәгълүмат” журналы, 1908 ел, №12 262 бит.

Оригинал:

Татарча:

“Идарәдән җаваплар:

Чәч үстереп, сакалын кырып йөргән кеше мөселманмы, түгелме? Кайбер имамнар моны кәфер дип фәтва бирәләр диючегә:

Мондый җөзъи нәрсәләр илә каршылык чыгарып фәтва фә истифтәләр мәгънәсездер. Көфер вә иман гына түгел, моннан бер баскыч түбәнрәк хәләл вә хәрамларда: “Иннәл-хәләлә бәййин вә иннәл-хәрамә бәййин” улдыгыннан көфер вә иман бигрәк тә насс катыйг ил ТӘКФИР-ТАКФИРә сәбит булырга вә бинаән галәйһи, чәч үстереп, сакалын кырып йөргән кеше кәфердер, дигән сүз сарахатән Коръәндә булса гына шулай дип хөкем итәргә кирәк. Бу сүз Коръәндә бармы, юкмы, моны сез “вәрәсәтүл-әнбия”ләрдә белмәсәгез, яки заһирендә күренми, батыйнында булса булыр дип шик вә шөбһә кылсагыз, көфер вә иман кеби бөек вә игътикади бер мәсъәләдә дә Коръәнгә мөрәҗәгат кылуны яратмыйча аны ташлап китап читл ТӘКФИР-ТАКФИРәрендә язылган сүзләр илә гамәлл башласагыз, без бу вакыт: “Җир хайваны чыккай, Коръән күтәрелгәй, дигән сүзнең вакыты җитте”, - диямез дә, торамыз.

Дөрес, андый кыяфәтләрдә йөрүне без мактамыйбыз, һәр җирдә әһле исламга ни нәрсә билге булса, шул рәвештә булмак ислам әдәпләре һәм кешелек үзенчәлекләре булып, халыкның орышу вә гайбәтенә сәбәп булган нәрсәләрдән саклану һәр бер милләтен сөйгән әдәплеләр эшедер. Бу эш мактаулы, каршысы мәкрүһ дип бел ТӘКФИР-ТАКФИРәмез, ләкин көфер дип әйтә алмыйбыз.

Кардәшләр! Мөселман карендәшләреңезне үз араңыздан чыгарып ташлап кәфер ясау сезнең иманыгызга кувәт бирмәс. Кешене кәфер ясау илә җәннәткә керә алмассыз”.

Автор:

Мавляна Ашраф Али Санви

Чыганак/источник:

http://www.darulfikr.ru/story/fiqh/apostasy_bahisti_zewar «Райские узоры» (Бехишти Цевар)

Оригинал:

Татарча:

По-русски:


documentagoclsz.html
documentagoctdh.html
documentagodanp.html
documentagodhxx.html
documentagodpif.html
Документ ТӘКФИР-ТАКФИР